Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәре Хакимияте Башлыгының «Шәһәрдә хокук бозуларны профилактикалау отрядлары (куркынычсызлык хезмәтләре) һәм алар эшчәнлеген координацияләү буенча үзәк төзү турында» 2001 елның 29 августындагы 2341 номерлы карарын үтәү йөзеннән, җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләренең «Форпост» үзәге төзелде.  

« Форпост» үзәге студентлар иминлеге хезмәте буенча – 15, мәктәпләрдә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча – 66 отряд, үзәкнең үзендәге ике отряд эшчәнлеген координацияли. Шәһәрдә ирекле хокук саклау хәрәкәтендә катнашучыларның гомуми саны 1411 кешене тәшкил итә, шуларның 410ы – студент, 966сы – мәктәп укучысы һәм  үзәктәге отрядта – 35 кеше.

Форпост – ул шәһәр һәм республика күләмендәге чараларда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итә торган яшьләр хокук саклау хәрәкәте. Ул –  тармак, шәһәр, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге чараларның инициаторы һәм үткәрүчесе. Яшьләр хокук саклау хәрәкәтен үстерү үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Моннан тыш, ул яшүсмер-яшьләр мохитендә сәламәт яшәү рәвешен булдыру һәм социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау буенча эш алып бара.

Форпост хезмәткәрләре уку йортларында һәр көнне дежур торалар, хокук саклау органнары белән берлектә рейдларда катнашалар, шәһәр чараларында җәмәгать тәртибен тәэмин итү белән шөгыльләнәләр. Көн саен төрле хезмәт вәкилләре: участок инспекторлары, ПДН, ОРЧ, Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге, РОР, ППСП һәм башкалар белән рейдлар оештыралар.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең «Форпост» үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

- хокук бозуларны профилактикалауны оештыру;

- яшь гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда ирекле катнашуларын үстерү;

- Яр Чаллы шәһәре уку йортларында җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр, студентлар һәм мәктәп берләшмәләре төзү һәм аларның эшчәнлеген координацияләү;

- уку йортларына, яшьләр төркемнәренә җәмәгать тәртибен саклау буенча берләшмәләр төзүдә юридик ярдәм күрсәтү;

- җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре хезмәткәрләрен физик яктан әзерләү;

- яшьләр һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча эчке эшләр органнары белән үзара эшчәнлек;

- балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру (төрле юнәлештәге профильле сменалар оештыру һәм үткәрү);

- җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләре җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен хокук белемнәре нигезләренә, хокук бозучылар белән эшләү тактикасы һәм методикасына өйрәтүдә оештыру-методик ярдәм күрсәтү.

 Проектлар:

- А. Айдинов истәлегенә спартакиада;

- А. Айдинов истәлегенә митинг;

-«Форпост» яшьләр хокук тәртибен саклау хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган тантаналы слет;

- «Форпост» Республика спартакиадасының шәһәр этабы;

- «Форпост» үзәге хезмәткәрләре өчен шәһәр семинар-тренингы;

- «Форпост»ның шәһәр профильле сменасы.

Почта адресы: forpostcentr@mail.ru

Контакт: https://vk.com/forpost116rus

Инстаграмм: https://www.instagram.com/forpostcentr/?hl=ru

Юридик адресы: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 147 йорт, 4 (2/04) офис

Бару юлы: Мәскәү проспекты буенча «Ак мәчет» тукталышына кадәр;

Тынычлык проспекты буенча «Театральная» тукталышына кадәр.

Телефон, факс, электрон почта: 8(5552) 38-59-40.

ДиректорыМиндубаев Илнур Фәрит улы

Баш бухгалтер: Газизова Энҗе Рафаэль кызы


Хезмәткәрләр:

Норматив документлар

Карарлар

Муниципаль йөкләмәләрнең үтәлеше турында хисаплар

Финанс-хуҗалык эшчәнлеге планнары

Эшчәнлек нәтиҗәләре һәм мөлкәттән файдалану турында мәгълүматлар

Муниципаль йөкләмә


Пятница, 4 августа 2023, 09:46